текстлар 9 класс


Безнең гаилә

Безнең гаиләдә биш кеше. Минем әнием, әтием, әбием, сеңлем бар. Әбием пенсиядә. Әтием заводта токарь булып эшли. Әнием — укытучы (табиб, кибетче…). Мин мәктәптә укыйм. Сеңлем балалар бакчасына йөри. Безнең гаилә бик тату.

Минем дустым

Минем дустым бар. Аның исеме Илдар. Ул тугызынчы сыйныфта укый. Илдарның эте бар. Без өчәү уйныйбыз. Без Илдар белән каратэ түгәрәгенә йөрибез. Без бик дус.

Безнең класс (сыйныф)

Безнең сыйныфта егерме җиде укучы бар. Безнең сыйныф бүлмәсе мәктәпнең өченче катында урнашкан. Сыйныфыбызның җитәкчесе- Хаҗиева Руфия Хөснулловна. Сыйныф бүлмәсендә 1 өстәл, 28 урындык, 1 шкаф һәм 14 парта бар. Һәр партада икешәр укучы утыра. Без театрларга, музейларга йөрибез. Безнең сыйныф бик тату.

Казан — Татарстанның башкаласы

Казан — зур һәм матур шәһәр. Казанда музейлар, театрлар күп. Анда төрле милләт кешеләре яши. Казанда шагыйрьләр Габдулла Тукай, Һади Такташ, герой-шагыйрь Муса Җәлил яшәгән. Татарстанны 4 елга республикасы дип йөртәләр. Аның территориясе буйлап Идел, Чулман, Агыйдел, Нократ (Вятка) елгалары ага.

Үзем турында

Минем исемем Оля. Миңа 15 яшь. Мин рус милләтеннән, тугызынчы А сыйныфында укыйм. Мин бию түгәрәгенә йөрим. Буш вакытларымда китап укыйм, әнигә булышам.

Татар шагыйре

Габдулла Тукай — татар халкының бөек шагыйре. Ул 1886 нчы елда Кушлавыч авылында туа. Күп авырлыклар күрә. Тукай 27 ел гына яшәгән. Ул балалар өчен күп шигырьләр һәм әкиятләр язган. Без Габдулла Тукайның «Шүрәле», «Су анасы» әкиятләрен яратып укыйбыз. «Туган тел» шигырен беләбез.

Йорт (фатир)

Безнең йорт …..урамында урнашкан. Ул 9 катлы. Без 5 нче катта яшибез. Безнең фатир 3 бүлмәле. Бүлмәләр зур һәм якты. Анда аш бүлмәсе дә, юыну бүлмәсе дә бар. Мин үзебезнең фатирны бик яратам.

Кыш һәм кышкы уеннар

Менә салкын кыш килде. Җирне ап-ак кар каплады. Елгалар, күлләр боз белән капланды. Кыш көне без чана, чаңгы шуабыз. Шугалакка тимераякта шуарга йөрибез, хоккей уйныйбыз. Җылы көннәрдә кар бабай ясыйбыз. Кышны мин бик яратам.

Җәй һәм җәйге уеннар

Җәй — табигатьнең бик матур вакыты. Көннәр озая, төннәр кыскара. Кояш нык кыздыра. Яшел үләннәр үсеп чыга. Болында, елга буенда сары, зәңгәр, күк чәчәкләр күренә. Җәй көне без елгага кызынырга, су коенырга йөрибез. Без анда төрле уеннар уйныйбыз. Җәй көне бик күңелле.

Яз

Яз — табигатьнең бик матур вакыты. Кояш ныграк җылыта башлады. Көннәр озайды. Карлар эри, тамчылар тама. Җылы яктан кошлар кайталар. Алар оя ясыйлар, сайрыйлар. Җирдә яшел үлән күренә башлады. Агачлар яфрак яра. Яз көне бөтен табигать уяна.

Көз

Көз — табигатьнең бик матур вакыты. Минем әнием — җәйне, әтием — кышны, энем язны ярата. Мин көзне яратам. Табигатьнең һәр фасылы үзенчә матур, ә миңа көз ныграк ошый. Көз көне без мәктәпкә барабыз, дуслар белән очрашабыз. Көз — елның иң бай вакыты Ул — яшелчәләр, җиләк-җимешләр өлгергән вакыт.

Көз ахырында көннәр салкыная, яңгырлар ява, җил исә, кошлар җылы якка китә. Безнең якларда көз менә шундый.

Минем туган ягым

Яр Чаллы— минем туган шәһәрем. Ул — зур һәм матур шәһәр. Безнең шәһәр Чулман елгасы буенда урнашкан. Шәһәрдә ярты миллионнан артык халык яши. Анда төрле милләт кешеләре яши.

Чаллы яшеллеккә бай. Шәһәребез бай мәдәни тормыш белән яши. Яр Чаллыда музейлар, театрлар күп. Безнең шәһәрдә атаклы рәссамнар: Илдар Ханов, Ким Сафиуллин, җырчылар: Ринат Гобәйдуллин, Асия Әхмәтшина, Равил Галиевлар яши. Шәһәрдә яңа гимназияләр, лицейлар ачыла, яңа мәктәпләр, кибетләр, йортлар төзелә.

Шәһәребезнең башлыгы Шәйхразиев Васил Гаязович. Ул бик тырыш һәм акыллы җитәкче. Миңа туган шәһәрем бик ошый.

Без спорт яратабыз

Кайбер кешеләр беркайчан да спорт белән шөгыльләнмиләр. Кеше организмы өчен зыянлы әйберләр кулланучылар да күп. Кайберәүләр күп ашыйлар. Андый кешеләр еш авырыйлар.

Без гаиләбез белән спорт яратабыз. Минем әтием белән энем һәр көнне 5 чакрым араны йөгерәләр. Аларның сәламәтлекләре нык. Минем әтием спиртлы эчемлекләр эчми, тәмәке тартмый. Мин әнием белән ял көннәрендә аэробикага йөрим. Һәр көнне иртән җиләк -җимеш ашыйбыз. Яшелчәләрнең дә файдасы зур. Мин шикәр ашамыйм. Ул тешләргә зыянлы.



Минем энем йөзәргә ярата, велосипедта йөри. Йөзү умырткалыкка файдалы. Велосипедта йөрү мускулларны ныгыта. Энем йога белән дә кызыксына. Йога дөрес сулыш алырга өйрәтә, нерв системасын тынычландыра.

Ябыгу өчен, йөгерү файдалы. Ул йөрәк эшчәнле-генә дә, сулыш алу органнарына да уңай йогынты ясый. Миңа теннис бик ошый. Аның аяклар һәм куллар өчен файдасы бик зур.

Һөнәр сайлау

Һөнәр сайлау кешенең үзеннән тора. Кеше үзенә максат билгели һәм гомере буе шул максатка ирешергә омтыла. Ләкин максатка ирешү шактый кыен, чөнки тормышта төрле авырлыклар килеп чыга. Аларны җиңәргә өйрәнергә кирәк. Ьәр кеше үз мөмкинлекләрен яхшы белергә тиеш. Холкың һәм белем дәрәҗәңне исәпкә алырга кирәк. Кайбер кешеләр турында «Ул һөнәрен дөрес сайлаган» дигән сүзләр ишетергә туры килә. Мисал итеп әниемне китерә алам (әтиемне, апамны, туганнарымны…) .

21.Миңа чит илләрдә сәяхәт итү бик ошый. Минем хыялым — төрле шәһәрләрдә һәм илләрдә булу, башка халыкларның традицияләре белән танышу. Ләкин максатка ирешү шактый кыен, чөнки төрле каршылыклар туа. Беренчедән, акча мәcьәләсе, икенчедән, климат алмашыну. Шуңа күрә чит илгә бару бик сир

11.Кеше тормышы табигать белән бәйләнгән. Табигать безгә азык, кием, торыр урын бирә, тормышыбызны бизи, шатлык китерә.

Безнең туган ягыбызның табигате бик матур, ләкин заводлар, фабрикалар күп, алар һаваны, елгаларны пычраталар, агулыйлар. Урман — планетаның «үпкә»се. Ул табигатькә ямь бирә, һаваны чистарта. Урман хайваннарга яшәү урыны, азык бирә. Агачлар күләгәсендә кешеләр ял итәләр, көч җыялар. Агач — төзү материалы да. Урманны сакларга кирәк.

Без урманда еш булабыз. Анда гөмбә, җиләк җыябыз, саф һава сулыйбыз, күңелле ял итәбез. Миңа туган ягымның табигате бик ошый һәм аны сакларга чакырам.

Әдәплелек

Әдәплелек — кешеләр белән аралашу осталыгы. Кешеләр бер-берсенә ярдәм итәргә тиешләр.

Төзүчеләр безнең өчен йортлар төзиләр. Табиблар кешеләрне дәвалыйлар. Кемнәрдер урманнар, ә кемнәрдер икмәк үстерәләр, матур киемнәр тегәләр. Кешеләр бер-берсенә игътибарлы булырга, яхшылык эшләргә тиешләр. Трамвайда олы кешегә урын бирергә, очрашканда кешеләр белән исәнләшергә, аерылышканда хушлашырга, авыру кешенең хәлен белергә кирәк. Бу бер дә авыр түгел. Өйдә дә әти-әнигә, өлкәннәргә һәм кечкенәләргә булышырга кирәк. Синең белән аралашканда кешеләргә рәхәт булсын.

Димәк, әгәр әдәпле булсаң, сине дусларың да, туганнарың да, бөтенләй таныш булмаган кешеләр дә хөрмәт итәрләр.

Минем әбием

Минем әбиемне авыл халкы бик ярата, чөнки ул һәрвакыт кешеләргә ярдәм итәргә тырыша. Әбием йомшак күңелле, тәмле телле. Ул кешеләрне дә, табигатьне дә бик ярата.

Авылыбыз янында гына урман бар. Җәй көне әбием урманга йөри. Аның белән мин дә барам. Ул мине шифалы үләннәр җыярга өйрәтә.

Август ахырында мин шәһәргә китәм. Кыш көне туганнарымны, танышларымны үләннәр белән дәвалыйм. Бөтен кеше әбиемә рәхмәт әйтә.

Сабан туе.

22.Татар халкының иң матур милли бәйрәме — Сабан туе. Ул июнь аенда була. Сабан туе, гадәттә, матур урман аланында- Мәйданда, яшел болында, Җиңү паркында яки “Төзүчеләр” стадионында уза. Бу бәйрәмдә картлар да, яшьләр дә, балалар да катнаша. Сабан туенда төрле милли уеннар: көрәш, ат чабышы, йөгерү, күзне бәйләп чүлмәк вату, капчык белән сугышу кебек уеннар оештырыла. Сабан туенда һәркемгә күңелле. Миңа да Сабантуй бәйрәме бик ошый, чөнки анда төрле уеннарда катнашам, призлар алам.