изложение Шатлык. 10 класс


Шатлык

Иптәш кызлары белән шау-гөр килеп мәктәптән чыкканда, көн бик матур иде. Җәй үтүенә дә, инде көз җитүенә дә ышанасы килми иде Гүзәлнең. Укуның беренче көне шундый күңелле булды, дүрт дәрес сизелмичә үтеп китте. Классташлары, укытучылары, яраткан мәктәбе белән яңадан очрашуга бик шат иде кыз.

Ләкин быелгы беренче сентябрь Гүзәл өчен башка еллардагы кебек үк күңелле дә булмады. Ни өчен дисезме? Элек бу көнне Гүзәл мәктәпкә абыйсы белән бара, абыйсы белән кайта иде. Белем бәйрәменә җитәкләшеп баручы абыйлы-сеңелле Гүзәл белән Фәриткә күпләр сокланып карап калалар иде. Бәйрәмчә киенгән, кулына чәчәк бәйләме тоткан Гүзәл абыйсы янәшәсендә горурланып атлый. « Күрәсезме, минем нинди абыем бар!» ди кызның күз карашы.

Ә быел Фәрит, мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга китте. Гүзәл мәктәпкә әбисе белән барды. Әбиләре, әниләре, әтиләре белән килүче балалар күп иде. Күзләре белән күпме эзләсә дә, кыз абыйсы белән җитәкләшеп баручы баланы күрмәде. Аның абыйсы кебек абый беркемдә дә юк шул! Әлбәттә, Гүзәл абыйсы өчен шатлана, аның белән горурлана. Ләкин аның бүген иртәдән бирле нигәдер елыйсы килә. Абыйсы бүген сеңлесен юксына микән? Аның да елыйсы килә микән?



Дәресләрдән соң кыз өйгә беренче тапкыр үзе кайтты. Абыйсы студент булгач, Гүзәл дә зур үсте дигән сүз бит инде!

Менә Гүзәлләрнең йорты, әнә аларның балконы. Балконда елмаеп әбисе оныгын көтеп тора иде.

—Әбием! Әбием! Мин өйгә үзем кайттым!

Әбисе, елмаеп, Гүзәлнең башыннан сыйпады. Әби һәм онык коймак белән чәй эчәргә утырдылар. Шул вакыт ишектә звонок чылтырады. Телеграмма китергәннәр. Гүзәл Миңлегалиевага дип язылган. Әбисе телеграмманы оныгына сузды:

-Кызым, бу — сиңа.

Гүзәл, гаҗәпләнеп, телеграмманы алды һәм ашыга-ашыга укый башлады.

«Кадерле сеңлем Гүзәл! Сине Яңа уку елы белән котлыйм. Мин бүген синең белән бергә шатланам. Абыең Фәрит».

Гүзәлнең никтер тагын елыйсы килеп китте. Ләкин ул белә: еларга ярамый! Аның хәзер студент абыйсы бар. Гүзәл шатланып елмайды.